Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Мәскәүдә ТРның РФдагы Тулы вәкаләтле вәкиллеге каршындагы Яшьләр советы Татар яшьләре көнен үткәрде
Чара кысаларында “Хәрәкәт” яшьләр проектлары конкурсының җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды
(Мәскәү, 17 ноябрь, «Татар-информ»). Узган ялларда бер ел элек ТРның РФдагы тулы вәкаләтле вәкиллеге каршында оештырылган Яшьләр советы “Арбат” концерт-күңел ачу үзәгендә Татар яшьләре көнен үткәрде. Чара кысаларында “Хәрәкәт” яшьләр проектлары конкурсының җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды.
Бәйрәм чарасында Мәскәү татар яшьләренең 600дән артык вәкиле булды. Алар арасында танылган алып баручылар, артистлар, спортчылар, яшь табиблар, Мәскәү вузларында татар якташлыгы вәкилләре бар иде.
Конкурска 20 дән артык проект тапшырылган, анда 2013 елның ноябреннән 2014 елның 15 октябренә кадәр гамәлгә ашырылган проектлар кабул ителгән. Конкурс Мәскәү төбәге татар яшьләре оешмалары эшчәнлеген үстерүдә һәм мәдәни, социаль, спорт һәм башка инициативаларны гамәлгә ашыруда ярдәм итү һәм яшьләрне берләштерүгә багышланган.
Конкурста җиңүчеләрне телетапшырулар алып баручылар Максим Шәрәфетдинов һәм Роза Сабитова, Россия Герое Рафик Ихсанов котлады. РФ Дәүләт Думасы депутаты Марат Сафин конкурста катнашучыларга сәламләү хаты җибәргән, дип хәбәр итә ТРның РФдагы Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат үзәге.
ТРның РФдагы Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Азат Әхтәриев һәм әлеге вәкиллек каршындагы Яшьләр советы рәисе Эмиль Фәйзуллин кичәне тантаналы рәвештә ачты.
РФ ФҖ Дәүләт Думасы депутаты, Татар федераль милли-мәдәни мохтарият советы рәисе Илдар Гыйльметдинов катнашучыларга сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать белән чыкты. Ул шулай ук җиңүчеләрне игълан итте.
Кичә татар эстрадасы артистлары концерты белән дәвам итте.
Мәскәүдә мондый чара беренче тапкыр үткәрелә, Яшьләр советы исә мондый очрашулар матур традициягә әйләнер дип өмет баглый.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз