news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәскәүдә ТР халык шагыйре Равил Фәйзуллинның 70 яшьлеге хөрмәтенә тантаналы чара уза

Әдәби кичәдә юбиляр адресына котлаулар яңгыраячак

  (Казан, 12 ноябрь, «Татар-информ»). Бүген Мәскәүдә Әдәбиятчыларның үзәк йортында Татарстанның халык шагыйре, РФ атказанган мәдәният хезмәткәре, Г.Тукай һәм М.Җәлил Дәүләт премияләре лауреаты, “Казан утлары” журналының баш мөхәррире Равил Фәйзуллинның 70 яшьлегенә багышланган бәйрәм кичәсе уза.
Тантаналы чарада ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, республиканың матбуагт һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Ирек Миңнәхмәтов, Мәскәүнең Мәдәният департаменты җитәкчесе Сергей Капков, Төркия һәм Башкортстан кунаклары катнаша.
Әдәби кичәдә юбиляр адресына Россия һәм Татарстан Мәдәният министрлыкларыннан, РФ һәм ТР Язучылар берлекләреннән, республиканың матбуагт һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгыннан, журналлар һәм газеталар редакцияләреннән котлаулар яңгыраячак. Тантаналы чарада Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры, Яшь тамашачы рус театры артистлары, РФ һәм ТР халык артисты Зилә Сөнгатуллина, ТР атказанган артисты Илсур Сафин, ТР халык артисты Мөнир Якупов, шагыйрьләр Р.Зәйдулла, Г.Морат һ.б. ның чыгышлары бәйрәмгә ямь өстәячәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot