news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәскәүдә торак йортта газ шартлаган

Бинадан 100 артык кешене эвакуацияләгәннәр.

(Казан, 11 июнь, "Татар-информ"). Мәскәүнең көньяк-көнбатышында торак йортта газ шартлап янгын чыккан, 100дән артык кешене эвакуцияләгәннәр. Бу хакта башкаланың экстрен хезмәтләрендәге үз чыганагына сылтама белән РИА Новости хәбәр итте.

“Шартлау 1нче Дубровская урамындагы 14 нче номерлы алты катлы кирпеч йортның бишенче катында булган”, – дип хәбәр итә агентлык чыганагы.

Янгынны 40 квадрат метр мәйданда сүндерә алганнар. Бинадан 100 артык кешене эвакуацияләгәннәр.

Беренчел мәгълүматлар буенча, җимерелгән корылмалар юк, фатирларның пыяла белән тышланган өлешләренә зыян килгән. Гадәттән тыш хәлнең сәбәпләре ачыклана.

Башкаланың Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы җитәкчелеге мәгълүматлары буенча, янгында ике кешене коткарганнар.

“1 нче Дубровская урамы 14 нче йорттагы янгын турында хәбәр килде. Янгын сүндергән вакытта ике кеше коткарылды”, - диелгән ведомство сайтында.

news_right_1
news_right_2
news_bot