news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәүдә Тинчурин театры гастрольләре була

«Москонцерт Холл» сәхнәсендә тамашачылар игътибарына «Акча бездә бер букча» һәм «Хыялый» спектакльләре тәкъдим ителәчәк.

(Казан, 27 февраль, «Татар-информ»). 1-2 апрельдә Мәскәүдә КәримТинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия гастрольләре узачак. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

1-2 апрельдә «Москонцерт Холл» сәхнәсендә Мәскәү тамашачыларына Зөлфәт Хәким пьесасы буенча куелган «Акча бездә бер букча» спектакле тәкъдим ителәчәк.

Спектакльнең төп герое – Мисхәт. Бервакыт ул авариягә юлыккан машинада сумка табып ала, анда зур гына суммада акча була. Герой бу очракта кайсы юлны сайлаячак? Ул акчаны хуҗасына кайтарып бирерме, әллә үзендә калдырырмы?

2 апрельдә исә театр сөючеләр Салават Әбүзәров пьесасы буенча сәхнәләштерелгән «Хыялый» лирик комедиясен тамаша кыла алачак. Сюжет буенча, авыл читендә хыялый Гыйззәт бабай һәм аның карчыгы Шәрифә гомер итә. Бик яхшы яшәсәләр дә, алар озын-озак гаилә тормышында бер-берсен аңларга өйрәнмәгән. Спектакль дулкынландыргыч һәм көлкеле мизгелләре белән тамашачыларның күңелен җәлеп итәчәк.

Спектакльләр 19.00 сәгатьтә башлана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100