news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Мәскәүдә Территориаль кластерларда эшмәкәрлекне үстерү буенча эшче төркем утырышы уза
Бүгенге тәүге утырышта эшче төркем әгъзалары төбәкләрдә кластер сәясәте кысаларында инновацияле эшчәнлекне ституллаштыруның конкрет чараларын, инвестицияләр җәлеп итү механизмнарын карый, эшче төркемнең агымдагы елга эш планы хакында фикер алыша
Скопировать ссылку
(Казан, 18 февраль, “Татар-информ”). Ил төбәкләрендә кластер сәясәте тәҗрибәсе бүген Мәскәүдә Икътисади үсеш министрлыгында тикшерелә. Биредә Территориаль кластерларда эшмәкәрлек эшчәнлеген үстерү өлкәсендә дәүләт сәясәтен эшләү буенча ведомствоара эшче төркемнең беренче утырышы уза. Аның эшендә ТР икътисад министры Марат Сафиуллин һәм аның беренче урынбасары Алевтина Кудрявцева катнаша, дип хәбәр итә министрлыкның матбугат хезмәте.
Билгеле булганча, Марат Сафиуллин башкарма хакимиятнең федераль, төбәк органнары, дәүләт финанс үсеш институтлары эшчәнлеген координацияләүче әлеге эшче төркем составына кертелде.
Бүгенге тәүге утырышта эшче төркем әгъзалары төбәкләрдә кластер сәясәте кысаларында инновацияле эшчәнлекне ституллаштыруның конкрет чараларын, инвестицияләр җәлеп итү механизмнарын карый, эшче төркемнең агымдагы елга эш планы хакында фикер алыша.
Моннан тыш, утырышта катнашучылар кече һәм урта инновацияле бизнеска һәм инновацияле кластерлар үсешенә ярдәм буларак, федераль казнадан финанслар алуга конкурс белән бәйле тәкъдимнәрне дә карый. Мәсәлән, эшен башлап кына җибәрүче кече инновацияле компанияләргә грант ярдәме булдыру күздә тотыла. Гамәлдәге инновацияле компанияләр өчен субсидияләр аша чыгымнарны яки алынып бетмәгән керемнәрне каплауда ярдәм итү мөмкинлекләре карала. Федераль бюджет хисабына стимуллаштыруга шулай кече һәм урта предпряитиеләрнең тышкы икътисади эшчәнлегенә ярдәм итүче мәгълүмат-аналитика үзәкләрен төзүдә, алар эшчәнлеген тәэмин итүдә катнашучылар да өмет итә ала.

Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot