news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәскәүдә терактлар әзерләүдә гаепләнүче Сүриядән күрсәтмәләр алган

Кодиров кешеләр күпләп җыелган урында шартлаткыч кую юлы белән теракт оештырырга ниятләгән.

(Казан, 1 сентябрь, «Татар-информ»). Мәскәүдә терактлар әзерләүдә гаепләнүче Муродбек Кодиров Сүриядә урнашкан, Россиядә тыелган «Ислам дәүләте» террорчылык төркеме эмиссарларыннан күрсәтмәләр алган, дип яза «Известия».
 
Башкаланың Мещан судында прокурор хәбәр иткәнчә, Кодиров кешеләр күпләп җыелган урында шартлаткыч кую юлы белән теракт оештырырга ниятләгән. Моның өчен ул шартлаткыч җайланма әзерләгән.
 
Шунысын да искәртик: кичә Федераль куркынычсызлык хезмәте вәкилләре Мәскәүдә тумышы белән Үзәк Азиядән булган ике кешене тоткарлады. Алар 1 сентябрьдә теракт оештырырга әзерләнгән булган.

news_right_1
news_right_2
news_bot