news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәскәүдә тел мәсьәләсе буенча халыкара конференция узачак

Чарада Россия, ЮНЕСКО, БМО һәм Европа Советы халыклары вәкилләре катнашачак.

(Казан, 8 июнь, “Татар-информ”). 11 июньдә Мәскәүдә төбәк телләрен саклау һәм куллану проблемасына багышланган халыкара конференция узачак, дип хәбәр итә Мәскәү татарлары ”Штаб”ы матбугат хезмәте.

Чарада СССР һәм Россиядә туган телләрне өйрәнү һәм куллану тарихы, РФ Конституциясе һәм халыкара законнар кысаларында милли азчылык телләрен саклау кебек проблемалар буенча фикер алышачаклар.

Түгәрәк өстәлдә чит ил дипломантлары, Россия, ЮНЕСКО, БМО һәм Европа Советы халыклары вәкилләре катнашачак.

Очрашудан соң татарлар “Штаб”ында ифтар үткәреләчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot