news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәүдә «Тегермән – 2017» XV Халыкара конференциясе узачак

Чарада он, ярма сыйфаты һәм аларны саклау, он тарту һәм ярма предприятиеләрендә инновацион эшләнмәләр кертү мәсьәләләре каралачак.

(Казан, 5 сентябрь, «Татар-информ»). 2017 елның 27-28 сентябрендә Мәскәү шәһәрендә «Тегермән – 2017» XV Халыкара конференциясе узачак. Бу хакта татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте җиткерә.

Әлеге чара Халыкара сәнәгать академиясе, Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы каршындагы он тарту һәм ярма предприятиеләренең, агросәнәгать комплексының тармак берлекләре Ассоциациясенең Россия Берлеге тарафыннан оештырыла.

Конференциядә он һәм ярма сыйфаты, аларны саклау, он тарту һәм ярма предприятиеләрендә инновацион эшләнмәләр кертү, продукциянең ассортиментын киңәйтү, ашлыкны тирәнтен эшкәртү кебек мәсьәләләр каралачак.

Чарада агросәнәгать комплексының төбәк идарә органнары, он тарту һәм ярма предприятиесе җитәкчеләре һәм белгечләре, шулай ук төрле компания вәкилләре, галимнәр катнашачак.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100