Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Мәскәүдә «Татнефть» ягулык салу станциясе янындагы бинада зур янгын чыккан
Павелецк вокзалыннан ерак түгел урнашкан бинадагы янәшәдәге ягулык салу станциясенә күчү ихтималы бар.
(Казан, 3 август, «Татар-информ»). Мәскәүдә янгын сүндерүчеләр «Татнефть» ягулык салу станциясен янгыннан саклый. Бу турыда Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Мәскәү буенча Баш идарәсе хәбәр итә.
Янгын 7.00 сәгатьтә Дубнин урамындагы иске йортта башланган, иске корылманың дүрт катлы бинасы яна башлаган.
Янгын биш мең квадрат метр мәйданны чолгап алган. Янәшәдә «Татнефть» заправкасы урнашкан – ут аңа күчү ихтималы бар.
«Янгын сүндерү бүлекчәләре хезмәткәрләре якын урнашкан биналарны, шул исәптән автозаправканы саклый. Янгын сүндерүне югары температура һәм бинаның җимерелү куркынычы катлауландыра. Янгын сүндерүчеләр куркынычсызлык техникасын үтәп, куркынычсыз арадан бинаның периметры буенча эшли», - диелгән ведомство хәбәрендә.
Янгын сүндерүгә Мәскәү авиация үзәгенең ике вертолеты җәлеп ителгән.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Мәскәү буенча Баш идарәсе хәбәр иткәнчә, янгын сүндерүченең аягы җәрәхәтләнгән. Аны хастаханәгә озатканнар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз