news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәскәүдә "Татфест-2018" татар яшьләре фестиваленә әзерләнәләр

Фестиваль программасында татар биюләре һәм татарча көрәш буенча мастер класслар каралган.

(Казан, 25 июнь, "Татар-информ"). 14 июль көнне Мәскәүдә "Татфест-2018" татар яшьләре фестивале узачак. "Татар яшьләре порталы" хәбәр итүенчә, фестиваль ачык һавада һәм бер көнлек форматта булачак. 
 
Программада татар биюләре һәм татарча көрәш буенча мастер класслар каралган. 
 
Шулай ук татар милли уеннары буенча эстафета, аркан тарту буенча ярышлар, волейбол буенча турнир үткәрү планлаштырыла. 
 
Җырчылар катнашында концерт программасы, татар көйләренә кичке биюләр һәм учак янында фикер алышулар, милли ризыклар белән сыйлану - болар барысы да "Татфест-2018" прораммасында булачак, диелә хәбәрдә. 
 

news_right_1
news_right_2
news_bot