news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәүдә «Татарстан ветераннары» дигән фотокүргәзмә ачыла

Экспозициядә Татарстаннан Бөек Ватан сугышында катнашучыларның тулы форматлы 45 иң яхшы портреты тәкъдим ителәчәк.

(Казан, 23 апрель, «Татар-информ»). 27 апрельдә Мәскәүнең «Фотоцентр» берләшмәсе галереясында Казан фотографы, Россия һәм Татарстан Журналистлар берлеге әгъзасы, Россия Фоторәссамнар берлеге әгъзасы Фәрит Гобәевнең «Җиңү. Бөтен кешегә дә бер» дигән күргәзмәсе ачыла. Бу хакта Татарстанның Россия Федерациясендәге Вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Экспозициядә Татарстаннан Бөек Ватан сугышында катнашучыларның тулы форматлы 45 иң яхшы портреты тәкъдим ителәчәк.

Фәрит Гобәевнең геройлары – Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре. Ул аларны, рәсми интерьерлардан баш тартып, өйләрендә төшергән.

Экспозиция Бөек Җиңүнең – 73, Сталинград сугышының тәмамлануына 75 ел тулуга багышланган «Безнең Җиңү!» фотокүргәзмәсе кысаларында тәкъдим ителәчәк.

Күргәзмә 13 майга кадәр эшләячәк. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100