news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәскәүдә Татарстан Вәкиллегенең Офицерлар клубы активисты Владимир Коростелев вафат

Владимир Коростелев үзенең хезмәт эшчәнлеген Алабуга прокуратурасында тикшерүче буларак башлый, соңрак Менделеевск районы, Лениногорск, Казан, Уфа шәһәрләре прокуроры вазифасын үти.

Мәскәүдә Татарстан Вәкиллегенең Офицерлар клубы активисты Владимир Коростелев вафат
https://tatmsk.tatarstan.ru

(Казан, 2 февраль, «Татар-информ»). Озакка сузылган авырудан соң, Мәскәүдә Юстиция генерал-лейтенанты Владимир Коростелев вафат булган. Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Вәкаләтле вәкиллеге мәрхүмнең якыннарының кайгысын уртаклашты.

Россиянең атказанган юристы Владимир Коростелев Татарстан Вәкиллеге каршындагы Офицерлар клубы оештырылган көннән башлап анда узган очрашуларда актив катнашып килде, дип хәбәр итте Вәкиллекнең матбугат хезмәте.

Ул 1958 елның 6 сентябрендә Пермь краенда туган. Аңа ике яшь булганда әти-әниләре Татарстанның Алабуга шәһәренә күченеп килгән. СССР Хәрби көчләре гаскәрләрендә хезмәт иткәннән соң, Саратовта хокук институтын тәмамлаган.

1983 елда Россия Федерациясе прокуратурасында төрле вазифалар башкара. Үзенең хезмәт эшчәнлеген Алабуга прокуратурасында тикшерүче буларак башлап җибәрә. Соңрак Менделеевск районы, Лениногорск, Казан, Уфа шәһәрләренең прокуроры вазифасын үти.

2013 елның августында Владимир Коростелев Россия Юстиция министрлыгының Мәскәү өлкәсе буенча идарәсе җитәкчесе итеп билгеләнә.

"Владимир Ивановичның туганнары һәм якыннарының, дуслары һәм коллегаларының тирән кайгысын уртаклашабыз. Владимир Иванович Коростелев белән хушлашу бүген Мәскәүдәге Крестовоздвижение храмында уза. Ул Солнечногорск районының Обухово авылы зиратына җирләнәчәк", диелә бу хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot