news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәүдә Татарстан Республикасында нәшер ителгән китапларны тәкъдим иттеләр

Мәскәүдә «Библио-Глобус» кибетендә Татарстан мәдәнияте көннәре башланды.

(Казан, 15 август, «Татар-информ»). Мәскәүнең «Библио-Глобус» кибетендә Татарстан Республикасында нәшер ителгән китаплар презентациясе узды. Бу турыда Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге хәбәр итә.

Очрашуны «Библио-Глобус» китап кибете директоры вазифаларын башкаручы Сюзанна Мкртычева ачты. Ул бүгенге очрашу Татарстан Республикасы белән «Библио-Глобус» кибете арасында иҗади мөнәсәбәтләрнең башлангычы булачагына өметләнүен белдерде.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин Мәскәүдә өч көнлек Татарстан мәдәнияте көннәре башкаланың иң матур һәм иң яхшы китап кибетләренең берсендә башлануын әйтте. “Әдәбият тарих, мәдәният яратучылар нәкъ биредә җыела”, - диде ул.

Социология фәннәре докторы, профессор, Франциянең Казандагы консулы Андрей Ершов Мәскәү укучыларына «Модерн в архитектуре Казани» китабын тәкъдим итте. Андрей Николаевич китап-альбом өчен материалларны 20 елга якын җыюын һәм басмага бөтен материал да кермәвен әйтте. Казан – архитектура традицияләренә бай шәһәр, кайбер йортларга берничә йөз ел. Әмма  иң җәлеп иткәне XIX-XX гасырларда төзелгән биналар. Автор үз китабында алар һәм аларның архитекторлары турында сөйләгән.

Очрашуда шулай ук Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов, Татарстан Республикасы халык шагыйрьләре Ренат Харис белән Роберт Миңнуллин катнашты.

Ренат Харисов китап кибетенә Гавриил Державинның татарчага тәрҗемә ителгән шигырьләре җыентыгын бүләк итте. Ул шагыйрь һәрвакыт татарлыгын чагылдырган, дип билгеләп үтте. “Хәтта Пушкин да гений Державин татарча уйлый дигән”, - диде ул.

Очрашуда яшь шагыйрә Лилия Сафина үз шигырьләренең берсен укыды, рәссам Наилә Жиһаншина татар костюмы үзенчәлекләре турында сөйләде.

Чарада шулай ук Россия һәм Татарстан Композиторлар берлеге Рәисе Рәшит Кәлимуллин, язучы һәм «Татарским мир» газетасы баш мөхәррире Ринат Мөхәмәдиев һ.б. катнашты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100