news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәскәүдә Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзалары белән очрашачаклар

Чара татар телендә узачак.

(Казан, 3 август, «Татар-информ»). 15 августта Мәскәүнең Татар мәдәни үзәгендә Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзалары белән очрашу узачак. Бу турыда Татарстан Республикасының Россиядәге тулы вәкаләтле вәкиллеге хәбәр итә

Чара Мәскәүдә Татарстан Республикасы Мәдәният көннәре кысаларында уза. Анда Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Исхакый, С.Сөләйманова, Г.Афзал исемендәге әдәби премия лауреаты Данил Салихов, Татарстан Республикасы халык шагыйре, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Равил Фәйзуллин, Татарстан Республикасы халык шагыйре, Россия Дәүләт премиясе лауреаты Ренат Харис һәм Татарстан Республикасы халык шагыйре, Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Роберт Миннуллин катнашачак.

Чарада катнашучылар “Россиянең заманча әдәбиятында татар әдәбияты”, “Татарстанның әдәби журналларында басылган яңа заманча татар әдәбияты”, “Россия халыклары әдәбиятларының үзара элемтәсе", ”Россиянең милли әдәбияты – балаларга” темалары буенча фикер алышачаклар.

Чара татар телендә узачак. Катнашу өчен tatarstanmsk@mail.ru электрон адресында гариза калдырырга мөмкин.

news_right_1
news_right_2
news_bot