news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәүдә Татарстан рәссамнары күргәзмәсе ачылды

Экспозициядә Татарстан Рәссамнар берлегендә торучыларның 50 эше тәкъдим ителде.

(Казан, 23 март, “Татар-информ”). 22 мартта Федерация Советы бинасында Татарстан Рәссамнар берлеге оешуның 80 еллыгына багышланган “Татарстан – рухи төбәгебез” дигән күргәзмәнең рәсми ачылу тантанасы булды. Бу хакта Россия Федерация Советы югары палатасы сайтында хәбәр итәләр.

Экспозицияне Татарстан Хөкүмәте җитәкчелеге башкарма органының Федерация Советындагы вәкиле Олег Морозов ачып җибәрде. Ул тәбрикләү сүзендә әлеге күргәзмәне ачуның төп максатын билгеләп үтте. Оештыручылар, Татарстан рәссамнарының киңкырлы иҗатын чагылдыру уңаеннан, күргәзмәгә татарстанлыларның рәсем сәнгатенең барлык жанрларына диярлек караган хезмәтләрен туплаганнар.

Экспозициядә Татарстан Рәссамнар берлегендә торучыларның 50 эше урын алган. Күргәзмәгә сенаторлар корпусы тарафыннан югары бәя бирелгән.

Күргәзмәне ачуда шулай ук Федерация Советының мәдәният комитеты һәм Россия Рәссамнар берлеге секретариаты вәкилләре Александр Греков, Елена Некрасова, Татьяна Бойцова да катнашты.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100