news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәүдә Татарстан һәм Төркия арасында хезмәттәшлекне үстерү хакында фикер алыштылар

Юксель Гюлер чит ил инвесторлары өчен Татарстанда оештырылган шартларны югары бәяләде.

(Казан, 17 август, «Татар-информ»). Төркиянең «Enprode Engineering & Construction» компаниясе генераль директоры Юксель Гюлер Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Вәкаләтле вәкиллегендә булды. Бу хакта Татарстанның Россиядәге Вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

ТР Премьер-министры урынбасары - Татарстанның Россиядәге Вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин беләнТөркиянең «Enprode Engineering & Construction» компаниясе генераль директоры Юксель Гюлер эшлекле  очрашуда Татарстан һәм Төркия арасындагы хезмәттәшлекне үстерүдә алдагы юнәлешләр хакында фикер алыштылар. Юксель Гюлер чит ил инвесторлары өчен Татарстанда оештырылган шартларны югары бәяләде. Равил Әхмәтшин аны республика потенциалы белән тагын да җентекләбрәк танышу һәм 4-6 сентябрь көннәрендә Казанда узачак «Нефть. Газ. Нефть химиясе» форумында катнашу өчен Татарстанга чакырды.

  • «Enprode Engineering & Construction» компанияләр төркеменә 2005 елда Төркиягә нигез салынган, төп офисы Истанбул шәһәрендә урнашкан. Компания электр станцияләре, геотермаль җайланмалар һ.б. проектлау, сатып алу һәм төзү белән шөгыльләнә. Аның Канада, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Нидерланд, Казахстан, Босния һәм Герцеговина, Россиядә вәкиллекләре бар. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100