news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Мәскәүдә Татарстан Мәдәнияте көннәренә әзерләнәләр
Традицион мәдәни чаралар башкалада 15-17 август көннәрендә үткәреләчәк.
Скопировать ссылку
(Казан, 25 июль, "Татар-информ"). 15-17 август көннәрендә Мәскәүдә Татарстан Мәдәнияте көннәре узачак. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендә Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.
15 августта Мәскәүнең төп китап кибете саналган "Библио-Глобус"та Андрей Ершовның "Архитектура и история Казани" һәм Михаил Черепановның "Герои Казани" китапларын тәкъдим итү булачак.
Анда Татарстанның танылган шагыйрьләре Равил Фәйзуллин, Ренат Харис, Роберт Миңнуллин катнашуы көтелә. Шул ук көнне Мәскәү Татар мәдәни үзәгендә әлеге шагыйрьләр катнашында иҗади кичә үткәрү планлаштырыла.
16 августта Татар мәдәни үзәгендә Әлфия Авзалова истәлегенә концерт программасы тәкъдим ителәчәк.
Тамашачылар каршында Венера Ганиева, Хәмдүнә Тимергалиева, Марсель Вагыйзов, Алинә Шәрипҗанова, Илнар Миронов, Татарстан Республикасының Дәүләт җыр һәм бию ансамбле чыгыш ясавы күздә тотыла. Чараны Татарстанның халык артисты Рәшит Сабиров алып барачак.
17 августта Данилов мөселман зиратында халыкара журналист, Көнчыгышны өйрәнүче Фәрит Сәйфел-Мөлеккә һәйкәл ачу тантанасы булачак. Тантанада Татарстан һәм Мәскәүнең Хакимият вәкилләре, дипломатлар, мәгълүмат чаралары вәкилләре һәм журналистның якыннары катнашачак. Һәйкәл Татарстан Республикасы тарафыннан куела.
Көннең икенче яртысында Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр китереләчәк.
Башкалада Татар Мәдәнияте көннәре 17 августта Мәскәү халыкара Музыка йортында зур концерт белән тәмамланачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot