news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәүдә Татарстан мәдәнияте көннәре узачак

Мәскәү халыкара музыка йортында мәдәният эшлеклеләренең гала-концерты узачак.

(Казан, 25 июль, “Татар-информ”). 15-17 августта Мәскәүдә Татарстан мәдәнияте көннәре узачак. Бу турыда Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

15 августта “Библио-Глобус” китап кибетендә Андрей Ершовның “Архитектура и история Казани” һәм Михаил Черепановның “Герои Казани” китаплары презентациясе узачак. Чарада Татарстанның халык шагыйрьләре Равил Фәйзуллин, Ренат Харис, Роберт Миңнуллин һ.б. катнаша.

Мәскәү мәдәният үзәгендә Татарстан халык шагыйрьләре белән иҗади очрашу булачак. Анда Данил Салихов, Равил Фәйзуллин, Ренат Харис һәм Роберт Миңнуллин катнашачак.

16 августта җырчы Әлфия Авзалова истәлегенә багышланган концерт узачак. Анда Венера Ганиева, Хәмдүна Тимергалиева һәм Марсель Вәгыйзов, Алина Шәрипҗанова, Татарстан Җыр һәм бию ансамбле һ.б. чыгыш ясаячак. Концертны Татарстанның халык артисты Рәшит Сабиров алып барачак.

17 августта Данил мөселман зиратында танылган журналист Фәрит Сәйфелмөлековка һәйкәл ачылачак. Һәйкәлне Татарстан Республикасы урнаштыра. Шул ук көнне Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салачаклар. Бу чарада Мәскәү мэры Сергей Собянин һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашуы көтелә.

Мәскәү халыкара музыка йортында мәдәният эшлеклеләренең гала-концерты узачак. Камера оркестры озатуында Татарстанның атказанган һәм халык артистлары, Г.Камал исемендәге академия театры коллективы, Татарстан Дәүләт камера хоры һ.б. чыгыш ясаячак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100