news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәүдә Татарстан Мәдәнияте көннәре уңаеннан Алсу һәм Динә Гарипова чыгыш ясый

Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбле, «Казан» ансамбле «Новая музыка» камера оркестры белән бергә хореографик номерлар тәкъдим итәчәк.

Мәскәүдә Татарстан Мәдәнияте көннәре уңаеннан Алсу һәм Динә Гарипова чыгыш ясый
tatmsk.tatarstan.ru

(Казан, 18 июнь, «Татар-информ»). 5-7 июльдә Мәскәүдә Татарстан Республикасы Мәдәнияте көннәре узачак. 5 июльдә Мәскәү Халыкара музыка йортында (Светланово залы) узачак Татарстан сәнгать осталарының гала-концерты төп вакыйга булачак. Бу турыда Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Тантаналы кичә Россия Президенты Администрациясе, Россия һәм Мәскәү хөкүмәтләре, министрлыклар һәм ведомстволар, чит илләрнең дипломатик корпусы, республиканың эшлекле партнерлары, Мәскәүдә оештырылган «Татарстан якташлыгы» әгъзалары катнашында узачак.

Концерт программасында Россиянең атказанган артисты Алсу Абрамова, Татарстанның атказанган артистлары Динә Гарипова, Эльмира Кәлимуллина һәм Мәликә Разакова, Зур театр солисты Марат Гали белән Россиянең атказанган артисты Ольга Гурякова, яшь талантлы башкаручылар Рузил Гатин, Илүсә Хуҗина, Айдар Сөләйманов, Ләйсән Минһаҗева һәм башкалар чыгыш ясаячак.

«Новая музыка» камера оркестры белән бергә хореография номерларын танылган ике коллектив – Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбле һәм «Казан» ансамбле тәкъдим итәчәк.

Шул ук көнне, 5 июльдә, Татарстан Республикасы делегациясе Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салачак.

Икенче көнне, 6 июльдә, Мәскәүнең «Коломенское» Дәүләт музей-тыюлыгында тугызынчы тапкыр «Сабантуй-2019» гомумшәһәр бәйрәме узачак. 7 июльдә Мәскәү ипподромында «Татарстан Республикасы призларына ат чабышлары» узачак. Шулай ук концерт программасы тәкъдим ителәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100