news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәүдә Татарстан Мәдәнияте көннәре Тукай һәйкәленә чәчәкләр салу белән ачылды

Башкалада 5-6 июль көннәрендә Татарстан Республикасы Мәдәнияте көннәре уза.

Мәскәүдә Татарстан Мәдәнияте көннәре Тукай һәйкәленә чәчәкләр салу белән ачылды
tatmsk.tatarstan.ru

(Казан, 5 июль, «Татар-информ»). Бүген Мәскәүдә Татарстан Республикасы Мәдәният көннәрен ачу тантанасы узды. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Мәскәү Хөкүмәтеннән тантанада Мәскәү шәһәренең милли сәясәт һәм төбәкара элемтәләр департаменты җитәкчесе Виталий Сучков катнашты.

Татарстаннан чарада Татарстан Премьер-министры урынбасары — Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин, Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев, Мәскәүнең татар милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Фәрит Фарисов, Түбән Кама шәһәре мэры Айдар Метшин, Татарстанның халык шагыйрьләре - Равил Фәйзуллин һәм Гәрәй Рәхим һ.б. катнашты. 

Равил Әхмәтшин үз чыгышында Мәскәүдә ел саен уздырыла торган Татарстан Мәдәнияте көннәрен татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайга чәчәкләр салу тантанасыннан башлау күркәм традициягә әверелде, диде. Ул бөек татар шагыйрьне искә алырга килүчеләргә рәхмәт белдерде.

«Чыннан да, Мәскәүдә Татарстан мәдәнияте көннәрен үткәрү күркәм традициягә әверелде. Без республиканың сәнгать осталары чыгышын көтәбез. Ә иртәгә Мәскәүдә күптән көтелгән Сабан туе узачак, анда татарлар гына түгел, башка милләт вәкилләре дә катнашачак. Уртак чаралар безгә киләчәктә дә Мәскәү- туган йортыбыздагы бердәмлек һәм тынычлыкны ныгытырга ярдәм итәчәк», — диде Виталий Сучков.

Мәскәү Хөкүмәтеннән һәм Татарстан хөкүмәтеннән шагыйрь һәйкәленә чәчәкләр куелды. Кич белән башкалада Татарстан Мәдәнияте көннәре Мәскәү Халыкара музыка йортында республика сәнгать осталарының гала-концерты белән дәвам итәчәк.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100