Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Мәскәүдә Татарстан мәдәнияте көннәре Камал театры спектакльләре белән ачылачак
Чара Мәскәүдә Татарстан Республикасы Мәдәнияте көннәре кысаларында узачак.
(Казан, 4 август, «Татар-информ»). 12-13 август көннәрендә Мәскәүнең Татар мәдәни үзәгендә Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры спектакльләре күрсәтеләчәк. Чара Мәскәүдә Татарстан Республикасы Мәдәнияте көннәре кысаларында уза. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.
Театр онлайн форматында ике спектакль - «Бию пәрие» һәм «Ак калфагым төшердем кулдан» тамашаларын тәкъдим итә.
12 августта тамашачылар драматург һәм режиссер Илгиз Зәйниевның «Бию пәрие» музыкаль комедиясен күрәчәк.
13 август көнне «Ак калфагым төшердем кулдан» ток-шоуы уза. Спектакль «Алтын битлек» милли театраль премиясенең лонг-битенә керде.
Чаралар 18.30 сәгатьтә башлана. Керү ирекле.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз