news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәүдә Татарстан киносы көннәре була

30 ноябрьдә һәм 1, 2 декабрьдә Россия башкаласы халкы Казан Халыкара мөселман киносы фестивалендә җиңүче фильмнар белән таныша алачак.

Мәскәүдә Татарстан киносы көннәре була
архив/Ильнар Тухбатов

(Казан, 15 ноябрь, “Татар-информ”). Мәскәүдә Татарстан киносы һәм “Казан халыкара мөселман киносы фестивале кайтавазы” көннәре уза. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Даими вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Өч көн дәвамында - 30 ноябрьдә һәм 1, 2 декабрьдә Россия башкаласы халкы Казан Халыкара мөселман киносы фестивале җиңүче фильмнары белән таныша алачак. Шулай ук бу көннәрдә Татарстан кинематографистларының тамашачыларда кызыксыну уяткан соңгы эшләрен дә күреп булачак.

Мәскәүдә Татарстан киносы көннәре 30 ноябрьдә 18.00 сәгатьтә ачыла. Фильмнарны кинолента авторлары үзләре тәкъдим итәчәк.

  • 30 ноябрьдә Татарстан киносы һәм “Казан халыкара мөселман киносы фестивале кайтавазы” көннәре ачылышы ачылышы һәм “Мулла” фильмы (Татарстан) була.
  • 1 декабрьдә “Наш проповедник” (Мисыр); “Байгал” (Татарстан); “Ксерокопия” (Мисыр) фильмын күрсәтәләр.
  • 2 декабрьдә “Хәлимә” (Татарстан); “Ласковое безразличие мира” (Казахстан) фильмнары күрсәтелә. 

Тантанада Татарстан Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Даими вәкиле Равил Әхмәтшин, “Татаркино” директоры Миләүшә Айтуганова, Татарстан кинематографистлары берлеге рәисе, режиссер һәм "Байгал”фильмы продюсеры Илдар Ягъфәров, “Мулла” фильмы режиссеры һәм баш герое Рамил Фазлыев, “Хәлимә” фильмы режиссеры Юлия Захарова булачак.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100