news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәүдә Татарстан Дәүләт Советының элеккеге рәисе Василий Лихачев белән хушлаштылар

Татарстан парламентының элеккеге җитәкчесе һәм Россия Федерация Советы Рәисе урынбасары 8 апрельдә 68нче яшендә вафат булды.

Мәскәүдә Татарстан Дәүләт Советының элеккеге рәисе Василий Лихачев белән хушлаштылар
пресс-служба Полномочного представительства Татарстана в РФ

(Казан, 9 апрель, «Татар-информ»). Мәскәүдә Үзәк клиник хастаханәдә Татарстанның элеккеге вице-президенты, Татарстан Дәүләт Советының элеккеге рәисе Василий Лихачев белән хушлашу чарасы узды. Аны Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин алып барды.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы корреспондентына Татарстанның Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте җитәкчесе Динә Аляутдинова хәбәр иткәнчә, Василий Лихачев белән хушлашырга Россия Үзәк сайлау комиссиясе хезмәткәрләре, Федерация Советы һәм Дәүләт Думасы вәкилләре, шулай ук федераль министрлык һәм ведомство хезмәткәрләре килгән.

«Беренче булып Россия Үзәк сайлау комиссиясе рәисе урынбасары Николай Булаев чыгыш ясады, аннары сүзне Россия Үзәк сайлау комиссиясенең элеккеге җитәкчесе Владимир Чуров алды. Россия Тышкы эшләр министрлыгы исеменнән аерым йөкләмәләр буенча илче Андрей Нестеренко, Федерация Советыннан — Олег Морозов, Россия Дәүләт Думасыннан Илдар Гыйльметдинов чыгыш ясады», - диде Аляутдинова.

Лихачев белән хушлашырга килүчеләр арасында Россия юстиция министры урынбасары Али Алханов, академик Василий Жуков, Татарстан Эчке эшләр министрлыгының элеккеге министры Искәндәр Галимов та бар иде. Чарада Татарстаннан Дәүләт Думасы депутатлары Айрат Фәррахов, Әлфия Когогина, Ольга Павлова, Айрат Хәйруллин булды.

Динә Аляутдинова сүзләренә караганда, бирегә Россия Федерациясе Хөкүмәте, Россия Федерациясе Федерация Советы, Россия Федерациясе Үзәк сайлау комиссиясе исеменнән веноклар китерелгән. Аннары туганнары Василий Лихачевның мәетен хушлашу һәм җирләү чарасына Казанга алып киткән.

  • «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы элек Василий Лихачевны җирләү Казанның Арча зиратында планлаштырылганлыгын хәбәр иткән иде. Гражданлык җеназасы 10 апрельдә 10 сәгатьтә Павлюхин урамындагы Дәүләт филармониясе бинасында узачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100