news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәүдә Татарстан белән Чехия арасында хезмәттәшлек мәсьәләләре хакында фикерләштеләр

Очрашу Чехия Республикасы делегациясенең Казанга сәфәре алдыннан узды

(Мәскәү, 30 октябрь, «Татар-информ»). Бүген ТР Премьер-министры урынбасары - ТРның Россия Федерациясендәге тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин Чехия Республикасының Россия Федерациясендәге Илчелегенең сәүдә-икътисади бүлеге башлыгы, киңәшче Мартин Башта белән очрашты.

Очрашу ТРның Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллегендә узды, дип хәбәр итә әлеге вәкиллекнең матбугат хезмәте.

Әңгәмә барышында Мартин Башта Татарстанның югары икътисади потенциалын билгеләп үтте һәм ике яклы сәүдә-икътисади хезмәттәшлекне үстерү белән кызыксыну белдерде. Чехия Илчелеге вәкиле фикеренчә, Татарстан Республикасына Чехия машина төзү тармагы продукциясен кертүне арттыруга басым ясарга кирәк, илнең барлык экспортының 70 проценты шул тармак өлешенә туры килә.

Очрашу Чехия Республикасы делегациясенең сәүдә һәм сәнәгать министры Ян Младек җитәкчелегендә Казанга сәфәре алдыннан узды, ул исә 5-7 ноябрьдә көтелә.

Искәртеп узабыз: 25-27 сентябрьдә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе Чехиядә булып кайтты. Сәфәр барышында ул Чехия Республикасы Президенты Милош Земан белән очрашты, җирле эшлекле даирәләр белән сөйләшүләрдә катнашты һәм кайбер фәнни-тикшеренү үзәкләре һәм сәнәгый объектларда булды.                          

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100