news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәүдә татарның борынгы фотосурәтләре тәкъдим ителә

6-20 октябрьдә Россия дәүләт сәнгать китапханәсендә Татарстан Милли китапханә фондларында сакланучы борынгы фотолар белән танышырга мөмкин булачак.

(Казан, 3 октябрь, “Татар-информ”, Мөршидә Кыямова). Россия дәүләт сәнгать китапханәсенең Зәңгәр залында 6-20 октябрь көннәрендә “Мизгел һәм мәңгелек”: Татарстан Милли китапханәсе фондыннан XIX гасыр ахыры – ХХ гасыр башында татарлар фотосурәтләрдә” дигән күргәзмә эшлиячәк. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә Татарстан Милли китапханәсенең Кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге җитәкчесе Айрат Заһидуллин хәбәр итте. 

Күргәзмәнең максаты китапханә фондларындагы үзенчәлекле коллекцияләрне, Татарстан Республикасының тарихи-мәдәни мирасын күрсәтү һәм популярлаштыру.

“Экспозиция үз эченә 132 хезмәтне берләшгтерә, – ди Айрат Заһидуллин. – Монда китапханәнең  Кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге коллекцияләрендәге XIX гасыр ахыры һәм ХХ гасыр башына караган үзенчәлекле фотографияләр тәкъдим ителә. Хәзерге вакытта коллекциядә Казан, татар халкы тарихын чагылдырган 1500дән артыграк фотосурәт саклана. Коллекция Милли китапханәдә 1990 елда җыйнала башлаган иде. Тарихи ядкарьләрне шәхси архивлардан һәм антиквар салоннардан алдык, бүләк итүчеләр дә булды”.

Айрат Заһидуллин белдергәнчә, коллекциянең үзенчәлекле өлешен Ш.Мәрҗани, Г.Камал, Р.Фәхретдин, шулай ук татарның яшь сәүдәгәрләре, “Мөхәммәдия” мәдрәсәсенең мөгаллимнәре, шәкертләре һәм башкалар тәшкил итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100