news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Мәскәүдә «Татарлар» милли мессенджерын тәкъдим иттеләр

Яңа мобиль кушымта бөтендөнья татарларын берләштерергә өнди.

(Казан, 25 ноябрь, «Татар-информ»). “Мәскәү-Татарстан” күпере” III Мәскәү яшьләр форумында бүген бөтендөнья татарларын берләштерергә өндәүче «Татарлар» милли мессенджерын тәкъдим иттеләр. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

III Мәскәү яшьләре форумында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.

Татарстан Президенты форумда катнашучыларга: “Без бергә булырга тиеш. Без хезмәт сөючән һәм максатчан булуыбыз белән көчле. Иң мөһиме, сез кече Ватаныгыз белән элемтәләрне сакладыгыз”, - дип мөрәҗәгать итте.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100