news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәскәүдә "Татарча мафия" уены буенча турнир оештырыла

Җиңүчеләр медальләр белән бүләкләнәчәк.

(Казан, 23 июль, “Татар-информ”). Август аенда Мәскәүдә узачак "Йолдызлар яңгыры" фестивале кысаларында "Татарча Мафия" буенча турнир оештырылачак. Бу хакта Мәскәү Татар штабы хәбәр итә. 
 
Уенга эләгү өчен алдан язылу һәм кимендә моңа кадәр өч уенда катнашкан булу шарт. 
 
Һәр уенчы 3-4 уенда катнашырга тиеш була. Һәр уеннан соң катнашучылар арасында иң яхшылары сайлана. Җиңүчеләр исә медальләр белән бүләкләнәчәк, диелә хәбәрдә. 
 

news_right_1
news_right_2
news_bot