news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәүдә “Татарча диктант”та катнашкан иң өлкән кешегә 83 яшь булган

Мәскәүдәге Татар милли-мәдәни мохтариятендә йөзләп кеше татарча диктант язган.

(Казан, 28 октябрь, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Мәскәүдә узган “Татарча диктант” акциясендә иң өлкән катнашучыга 83 яшь булган. Диктантны йөзгә якын кеше язган. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә Мәскәүдәге Татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Фәрит Фарисов хәбәр итте.

“Татарча диктант” акциясе мохтарият мәйданында өченче тапкыр үтте. Диктантка гаиләләре белән килүчеләр дә бар. Иң өлкән катнашучы Марс Гариповка 83 яшь иде”, - диде Фәрит Фарисов.

“Мәскәүдә диктантны өч урында яздылар. Милли-мәдәни мохтарияттә язган Марс абый Гарипов безнең иң кадерле, яраткан активистыбыз. Ходай саулык бирсен иде аңа”, - ди диктантны яздырган Лилиана Сафина.

“Кешеләрне татар һәм татар булмаганга бүлмәскә тырыштым. Һәркемгә үзен сынап карарга мөмкинлек бирү максат иде. Минем төркемгә татар теле курсына йөрүчеләр килде. Аларга  Алишның “Каз белән Аккош” тексты укыдык”, - диде Лилиана Сафина.

Лилиана Сафина сүзләренчә, узган ел диктантка бирелгән текст авыр, ә быелгысы күпкә җиңелрәк булган. “Текстны сайлаганда һәр төбәкнең үзенчәлеген дә исәпкә алсыннар иде”, - дип әйтте ул.

  • Иркен сөйләшүчеләр өчен диктантны актриса Ләйсән Дусаева, калган төркемнәр өчен “Умарта” татар теле курсларын җитәкләгән филология фәннәре кандидаты Лилиана Сафина укыган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100