news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәүдә "Татарча диктант"ны ике урында яздылар

Оештыручылар әйтүенчә, Мәскәүдә карьера ясар өчен татар теле кирәкмәсә дә, тел өйрәнүгә ихтыяҗ зур.

(Мәскәү, 27 ноябрь, "Татар-информ", Римма Гомәрова). 25 декабрьдә узган "Татарча диктант" акциясендә Мәскәүдә диктантны ике урында — Муса Җәлил исемендәге татар мәктәбендә һәм Югары икътисад мәктәбендә (Высшая школа экономики) яздылар.

Югары икътисад мәктәбенең төп бинасы Мәскәүнең үзәгендә, Лубянка метросы янында урнашкан. Диктантны оештыручыларның берсе - шушы уку йортында эшләүче "Tatarin" яшьләр клубы. Клуб тиздән, 6 декабрьдә, "Татар мәдәнияте көне" уздыруны да планлаштыра. "Татарча диктант"та ВШЭ студентлары һәм якында яшәүче Мәскәү татарлары катнашты. Катнашучыларның иң яше - 11 яшьлек Чулпан - диктант язарга әтисе белән килгән иде. Чулпан Мәскәүдәге "Газиз гаилә" театр студиясенә йөри. "Өйдә татарча бабам гына сөйләшә, мин аңа татарча җавап бирәм", - диде ул.

Күп кенә катнашучылар "Мин татар мәктәбендә укымадым, татарча яза өйрәнмәдем", - дисә, Мөслим, Чаллы, Актаныш мәктәпләрендә укып Мәскәүгә килгән студентлар һәм һөнәр ияләре диктантны кыен тапмады. Текстны укучы "Умарта" татар теле курслары җитәкчесе педагог Лилиана Сафина: "Менә бит нинди аерма! Татар телен гаиләдә сакларга кирәк диюче түрәләргә оят булырга тиеш!" - дип фикерен белдерде. "Умарта", "Нәни умарта" курсларыннан тыш, Лилиана МАДИ университетында рус теле кафедрасын җитәкли, ул - филология фәннәре кандидаты.

Диктант барышында Лилиана укучыларның игътибарын кайбер сүзләрнең тәрҗемәсенә, килеп чыгышына юнәлтте. "Татар теле татар халкының, татар милләтенең психологиясенә әйләнергә тиеш, ул гаилә теле генә түгел, матур әдәбият теле, фән теле, техника теле булырга тиеш, без аны иркенләп кулланырга тиеш", — диде ул, диктант язучыларга мөрәҗәгать итеп.

Мәскәүнең көньягында урнашкан Муса Җәлил исемендәге татар мәктәбендә диктантны стажлы педагог, мәктәпнең татар теле укытучысы Ләлә ханым Сәетова укыды. Диктант, алдагы елдагыча, мәктәп бинасында урнашкан Каюм Насыйри институтының белем бирү һәм мәдәният үзәгендә узды. Биредәге диктантны оештыручы - мәктәп директоры Роза ханым Хәбибуллина: "Бердәнбер татар мәктәбе "Татарча диктант"ка кушылмый кала алмый. Киләсе елларда да уздырырга язсын, без шат кына," - дип белдерде.

Төрле сәбәпләр аркасында Мәскәүдәге чарада бөтендөнья акциясендә катнашучыларның йөздән бере генә катнашса да ("Татарча диктант"та 3000 ләп кеше катнашты" дип хәбәр итте акцияне оештыручы Бөтендөнья татар яшьләре форумы), РФ башкаласында татар телен сөйләм дәрәҗәсендә генә түгел, татарча яза белү дәрәҗәсендә өйрәнергә теләүчеләрнең елдан-ел артуын билгеләп үтми булмый. Мәскәүнең төрле районнарында ел саен яңа курслар, сөйләм клублары ачыла, театр-концертларга йөрү белән генә чикләнмичә, балаларына татар телен өйрәтү ысулларын эзләүче ата-аналар саны күбәя. Мәскәүдә яшәү, эш, карьера ясау өчен татар теле кирәкмәсә дә, тел өйрәнүгә, ихтыяҗ зур. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100