news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәскәүдә татар язучылары Россия халыклары әдәбиятының үзара элемтәсе турында фикер алышкан

Чарада катнашучылар Россиянең заманча әдәбиятында татар әдәбияты турында да сөйләшкән.

(Казан, 16 август, "Татар-информ"). Кичә Мәскәүнең Татар мәдәни үзәгендә татар язучылары катнашында түгәрәк өстәл узган. Бу турыда Татарстан Язучылар берлеге матбугат хезмәте хәбәр итте.

Чарада катнашучылар “Россиянең заманча әдәбиятында татар әдәбияты”, “Татарстанның әдәби журналларында басылган яңа заманча татар әдәбияты”, “Россия халыклары әдәбиятларының үзара элемтәсе", ”Россиянең милли әдәбияты – балаларга” темалары буенча фикер алыштылар, диелгән әлеге хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot