news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәүдә татар яшьләре “Ябалак” интеллектуаль уенын беренче тапкыр уйнаячак

"Ябалак уенында эрудициягә кагылышлы сораулардан кала, Россия төбәкләрендәге татарлар белән бәйле биремнәр булачак.

(Казан, 10 декабрь, "Татар-информ", Наилә Исхакова). Казанда татар яшьләре арасында популярлык яулаган “Ябалак” интеллектуаль уенын Мәскәүдә уйнаячаклар. Уен “Урман күле” яшь татар лидерлары форумында катнашкан егетләр һәм кызлар өчен оештырылучы кичәдә була. Бу турыда “Татар-информ”га “Урман күле” форумы оештыручысы Римма Гомәрова хәбәр итте.

"Ябалак" уены татар телендә бара. Анда алты яисә аннан да күбрәк кешедән торган командалар тормышның төрле өлкәсенә кагылышлы рәсем, графика, музыка ярдәмендә бирелгән сорауларга җавап эзли. Сораулар читләтеп әйтеп бирелә, аларга җавап бирү өчен эрудиция, тарихны һәм мәдәниятне белү кирәк.

“Ябалак” интеллектуаль клубын оештыручыларының берсе Ренат Миргаязов әйтүенчә, Мәскәүдә узачак уенда эрудициягә кагылышлы сораулардан кала, Россия төбәкләрендәге татарлар белән бәйле биремнәр булачак.

Кичәдә интеллектуаль викторинадан кала татарча альтернатив музыка, хәләл ризыклардан әзерләнгән табын, бию мәйданчыгы булуы көтелә. Оештыручы әйтүенчә, чарага “Урман күле” форумында катнашмаган яшьләр дә керә алачак.

  • “Ябалак” интеллектуаль уены 23 декабрьдә Мәскәүнең “Капуста” арт-клубында узачак. Башлана 17.00 сәгатьтә.

Видеоның авторы: Алинә Галиәхмәтова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100