news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәүдә татар теленнән бушлай онлайн курслар ачыла

Мәскәүнең татар милли-мәдәни автономиясе оештырган дәресләрне үзләштерергә утыздан артык кеше теләк белдергән.

Мәскәүдә татар теленнән бушлай онлайн курслар ачыла
Салават Камалетдинов

(Казан, 14 апрель, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Мәскәүнең татар милли-мәдәни автономиясе барлык теләүчеләр өчен татар теленнән бушлай онлайн-курслар ача. Беренче дәрес иртәгә башланачак. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә автономиянең матбугат хезмәткәре хәбәр итте.

«Бу — татар телен күптән өйрәнергә теләүчеләргә яисә дәрәҗәләрен күтәрергә теләгән кешеләргә көтеп алынган яңалык. Бүгенге көндә проектка утыздан артык кеше кушылды. Гаризалар саны арта бара», — диде ул.

Татар теле укытучысы белән дәресләр онлайн-мәйданчыкта узачак. «Үз-үзеңне изоляцияләү режимы тәмамлангач, теләге булган һәркем Татар мәдәни үзәге аудиторияләрендә дәресләргә йөри ала», — ди хезмәткәр.

«Татар телен өйрәнү авыр түгел. Әлеге мөһим фикерне башкаларга да аңлатасыбыз килә. Бер кагыйдәне үзләштерергә кирәк: татарлар бер-берсе белән очрашканда өч кенә сүзне булса да, туган телендә әйтергә тиеш. Сүз уңаеннан, автономия тарафыннан „Өч сүз“ дигән проект та бар, ул шуның нигезендә барлыкка килде», — диде спикер.

Барлык сораулар буенча +7 985 419-11-36 телефонына мөрәҗәгать итәргә мөмкин яки Мәскәүнең татар милли-мәдәни автономиясенең Инстаграмдагы аккаунтына язарга була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100