news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәскәүдә татар телен өйрәнергә теләүчеләр өчен курслар ачыла

Курсларга йөрүчеләр татар телен аңларга һәм сөйләшергә өйрәнәчәк, ди оештыручылар.

Мәскәүдә татар телен өйрәнергә теләүчеләр өчен курслар ачыла
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 29 гыйнвар, “Татар-информ”, Алмаз Шиһабетдинов). Мәскәүдә татар телен өйрәнергә теләүчеләр өчен курслар ачыла. Курсларга, ничә яшьтә булуга карамастан, һәркем языла ала. Беренче дәрес 7 февраль көнне 20:00 сәгатьтә узачак. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә курсларны оештыручы Ринат Азисов хәбәр итте.

Оештыручы Ринат Азисов сүзләренчә, курсларга йөрүчеләр татар телендә аңларга һәм сөйләшергә өйрәнәчәк.

“Мин курсларда нинди аудитория булуын аңлар өчен, яшь катламнарына бүлмичә, барлык халыкны да чакырырга булдым. Олы һәм урта яшьтәге кешеләрне бер төркемдә укытып була дип саныйм. Мәктәп балалары да килсә, алар өчен махсус аерым төркем ачарга туры киләчәк. Беренче чиратта, курсларга йөрүчеләр татарча аңларга һәм сөйләшергә өйрәнәчәк. Бу курслар телне белмәгән, яки татарча аңлаган, әмма сөйләшә алмаган кешеләр өчен файдалы булыр, дип уйлыйм”, - дип сөйләде Ринат Азисов.

Дәресләрне Татарстанда туып үскән, татар теле буенча күп кенә олимпиадаларда җиңгән Илдар исемле егет алып барачак.

Мондый курслар алдан да уздырылган. Аларны Мәскәү татарларының Көньяк-көнчыгыш мохтарияте рәисе Гаяз Ямбаев оештырган. Берничә елдан соң, бу курсларны яңадан булдырырга кирәк, дигән карар кабул ителгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot