news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәүдә татар теле проблемасы кадрлар җитмәүгә генә бәйле түгел – якташлык клубы әгъзасы

Яшьләребезгә татар рухы җитми, телнең тәрбия мәьәләсендә таяну ноктасы булуын онытабыз, ди Рөстәм Ямалиев.

(Казан, 3 апрель, "Татар-информ", Фәрит Салихов). Узган шимбәдә Түбән Камада легендар көрәш батыры Данил Галиев истәлегенә турнир узды. Келәмдәге бил алышуларны танылган шәхес – Мәскәүдәге Татарстан якташлык клубы әгъзасы, җәмәгать эшлеклесе, төзелеш оешмасы җитәкчесе Рөстәм Ямалиев та күзәтте. Ул "Татар-информ" хәбәрчесенә башкалада милли спорт төре, тел һәм милләт мәсьәләләре турында да сөйләде. Туган ягындагы ошбу турнирда тәүге тапкыр гына катнашуы икән аның.

"Әтием Фаиз 1970 елларда Түбән Камада көрәшкә нигез салучыларның берсе. Шул вакытта салынган гадел көрәш традицияләре шәһәрдә әле дә саклана. Әтиемнең яраткан көрәшчеләренең берсе – Данил Галиев иде. Шуңа да әлеге турнирда катнаша алуым белән үземне бәхетле хис итәм", – дип сөйләде безгә Рөстәм әфәнде.

Рөстәм Ямалиев әйтүенчә, Мәскәүдәге татар мәктәбендә көрәш белән шөгыльләнү мөмкинлеге бар икән.

"Мәскәүдә көрәш кагыйдәләре Татарстандагыдан аерыла. Шуңа да биредәге көрәшчеләрнең бил алышуын шаккатып тамаша кылам. Шәһәребез батырларын Мәскәү Сабан туена да чакырдым әле. Алар башкала мәйданында да үзләрен күрсәтергә лаек. Милли көрәш яшьләрдә Ватанга, фольклорга, гореф-гадәтләргә карата мәхәббәт уята, шәхес буларак үсешенә юл ача. Ул – идеологик тәрбия рычагы. Бүген яшьләрне татар мохитендә тәрбияләү өчен, көрәшебезне дә яшәтергә кирәк", – диде ул.

Рөстәм Ямалеев, Мәскәүдәге Татарстан якташлык клубы әгъзасы буларак, башкалада татар мәдәнияте үсеше өчен сөенүен белдерде. Ә тел мәсьәләсе нык борчый үзен.

“Татар теле белән бәйле проблемаларның булуы кадрлар җитмәүгә генә дә бәйле түгел. Яшьләребезгә татар рухы җитми. Катнаш гаиләләр корыла, гаилә аша милләтебезне саклап калып булуын аңлап җиткермибез. Шуның аркасында телебез югала. Тел – тәрбия мәсьәләсендә ныклы таяну ноктасы ул. Шуны аңлап, кайда гына яшәсә дә, татар рухы белән көчле булырга тиеш”, – диде ул.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100