news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәскәүдә татар теле курсларына тыңлаучылар җыя башладылар

Шулай ук индивидуаль дәресләр, скайп аша онлайн дәресләргә дә язылу бара.

(Казан, 17 август, «Татар-информ»). Мәскәү шәһәренең Төбәк татар милли-мәдәни автономиясе каршындагы «Умарта» мәктәбе 2018-2019 уку елына тыңлаучылар җыя башлады. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Өлкәннәр өчен беренче дәрес 6 сентябрьдә 19.00 сәгатьтә оештырыла. Әлеге очрашуда укытучылар белән очрашу, тестлаштыру, төркемнәргә бүлү планлаштырыла, шулай ук татар теле турында башлангыч мәгълүмат биреләчәк.

Балалар өчен (5 яшькә кадәр) беренче дәрес 15 сентябрьдә 11.00 сәгатьтә узачак.

Дәресләр түбәндәге адрес буенча оештырыла: Мәскәү шәһәре, Кече Татар тыкрыгы, 8, 306нчы аудитория.

Шулай ук индивидуаль дәресләр, скайп аша онлайн дәресләргә дә язылу бара.


 

news_right_1
news_right_2
news_bot