news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәүдә татар театры тарихына багышланган күргәзмәдә 110 еллык афишалар тәкъдим ителде

Күргәзмә ачылышында бу атнада Мәскәүгә гастрольләр белән килгән Г.Камал театры артистлары концерт куйды.

Мәскәүдә татар театры тарихына багышланган күргәзмәдә 110 еллык афишалар тәкъдим ителде
tatmsk.tatarstan.ru

(Казан, 13 гыйнвар, "Татар-информ"). Бүген Мәскәүдә А.Бахрушин исемендәге театр музеенда “Татар театры тарихы афишаларда һәм плакатларда” дип аталган күргәзмә ачылды. Ул татар театрының 110 еллыгына багышлана, дип хәбәр итә Татарстанның Россиядәге вәкиллеге матбугат хезмәте.

Күргәзмәнең бурычларыннан берсе – Казанны Россиядә эре театраль үзәкләрнең берсе буларак күзаллау, шуңа күрә экспозиция нигезендә татар театры тарихын чагылдырган басмалар, афиша, плакатлар, театраль костюмнар тәкъдим ителә. Шулай ук экраннан Г.Камал театрының төрле елларда куелган спектакльләреннән өзекләр күрсәтелә.

Күргәзмәне ачу тантанасында музейның генераль директоры Дмитрий Родионов, Татарстан Премьер-министры урынбасары – Татарстанның Россиядәге вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин, “Мәскәүнең милләтләр йорты” директоры Владимир Тарасов, Г.Камал театры директоры Илфир Якупов һәм театрның баш рәссамы Сергей Скоморохов катнашты.

Дмитрий Родионов күргәзмәдә Г.Камал театрының данлыклы иҗади тарихын чагылдырган үзенчәлекле материаллар туплануын искәртте. “Болар бер карашка афишалар һәм плакатлар гына кебек. Ләкин алар кешеләр, театр һәм аның тарихы турында бик күп мәгълүмат бирә. Һәм бу тарихта театрның соңгы гасырда илебез белән бергә кичергән күңелле дә, күңелсез дә мизгелләре чагылыш таба”, –  сөйләде Дмитрий Родионов.

Равил Әхмәтшин үзенең чыгышында әйткәнчә, әле бу күргәзмәне ачу тантанасына кадәр үк ул экспозиция белән якыннан танышкан булган. “Күргәзмәдә сез төрле еллардагы афишаларны күрә аласыз. Шушы узган елларда илебез революцияне, сугыш, ачлыкны кичерде. Ләкин театрдан аерылмады. Иң авыр елларда да спектакльләр куелды, кешеләр театрга йөрде”, – диде Равил Әхмәтшин. Ул игътибарга тәкъдим ителгән афишалар – алар Татарстан, төбәк халкының, аның мәдәнияте һәм традицияләре тарихы булуын искәртте. “Берничә ел элек Бахрушин музеенда Рудольф Нуриевкә багышланган күргәзмә узган иде. Музей җитәкчелегенә Татарстанга мәскәүлеләрне безнең төбәкнең мәдәнияте, данлыклы ватандашларыбыз белән таныштырырга мөмкинлек бирүенә без зур рәхмәтле”, – дип өстәде Равил Әхмәтшин.

Әлеге тантанада катнашучыларга сәламләү сүзләре белән күргәзмәнең кураторы – сәнгать белгече, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рауза Солтанова да мөрәҗәгать итте. Ул экспозициядәге материаллар, татар театры традицияләре турында сөйләде. Бахрушин музеена берничә экспонат бүләк итте.

Тантана бу атнада Мәскәүгә Г.Камал театрының гастрольләре белән килгән татар актерлары катнашындагы концерт программасы белән тәмамланды.

Күргәзмә 2017 елның 12 февраленә кадәр эшләячәк.

Экспозициягә 77 афиша, плакат һәм программа кергән. Алар арасында бигрәк тә беренче татар театр труппалары (“Сәйяр”, “Нур”), Татар сәнгать эшче театры (“Эшче”), Колхоз-совхоз (күчмә) театры һәм Г.Камал театрының XX гасыр башыннан алып бүгенге көнгәчә афишалары аеруча тарихи кыйммәткә ия.

Иң борынгы афишаның яше 110 ел. Экспозиция дә шуңардан башлана. Ул 1906 елда куелган беренче пьеса – “Кызганыч бала” спектакле өчен ясалган булган. Экспозициядә Г.Камал театрында куелган спектакльләрдән 11 костюм һәм спектакльләргә ясалган театраль макетлар да тәкъдим ителгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100