news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәскәүдә татар театр сәнгатенә багышланган күргәзмә үтәчәк - Илфир Якупов

Бу хакта Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры директоры Илфир Якупов әйтте.

(Казан, 22 декабрь, "Татар-информ"). 13 гыйнвардан 12 февральгә кадәр Мәскәүдә Бахрушин исемендәге Театр музеенда татар театр сәнгатенең 110 еллыгына багышланган күргәзмә эшләячәк. Бу хакта Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры директоры Илфир Якупов Татар театрына 110 ел тулуга багышланган халыкара фәнни-гамәли конференциядә хәбәр итте.

“Татар театр сәнгатенә игътибар азаймаячак. 13 гыйнвардан 12 февральгә кадәр Мәскәүдә Бахрушин исемендәге Театр музеенда татар театр сәнгатенә багышланган күргәзмә эшләячәк. Күргәзмәдә афишалар, спектакльләрдән макетлар, фотографияләр тәкъдим ителәчәк. Безнең татар театры белән кызыксыналар, безнең театрны беләләр”, - диде ул.


 

news_right_1
news_right_2
news_bot