news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәскәүдә татар тарихы һәм мәдәнияте үзәген ачу ниятләнелә

Анда татар халкы тарихы музее эшләячәк, чит илләрдә яшәүче татарлар турында мәгълүматлар тупланачак.

(Казан, 22 декабрь, "Татар-информ", Надежда Гордеева). Киләсе елның гыйнварында, Мәскәү мэры Сергей Собянин белән сөйләшенгәнчә, Россия башкаласында "Энтузиаст" кинотеатрын Татарстанга кулланышка тапшыру көтелә. Анда Татар тарихы һәм мәдәнияте үзәген ачу планлаштырыла. Бу хакта Татарстанның Россиядәге вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин Татарстан Президенты карамагындагы Ватандашлар эшләре буенча координацион советның чираттагы утырышында белдерде.

"Яңа бина безнең якташларыбызны тагын да берләштерергә, татар тарихы музеен ачарга, милли аш-су залын булдырырга ярдәм итәчәк, кинозалдан файдалану мөмкинлеген тудырачак", - дип ачыклык кертте Равил Әхмәтшин. Аның сүзләренчә, әлеге музейда чит илләргә китеп яшәүче татарлар турында да мәгълүматлар тупланачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot