news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәүдә татар стилендә эшләнгән яңа мәчет барлыкка килүе ихтимал

Әлегә бу мәсьәлә буенча башкала мэриясе белән сөйләшү эшләре алып барыла, диде Әлбир Крганов.

(Казан, 24 декабрь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Мәскәүдә яңа зур мәчет төзелергә мөмкин. Ул татар стилендә эшләнелер дип фаразлана. Әлегә бу мәсьәлә буенча Мәскәү мэриясе белән сөйләшү эшләре алып барыла. Бу хакта бүген Казандагы “Ярдәм” тернәкләндерү үзәгендә үткән матбугат очрашуында Мәскәү, Россия үзәк төбәге һәм Чувашия Республикасы мөфтие, Россия мөселманнары дини шурасы җитәкчесе Әлбир Крганов хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, Мәскәүдә яңа зур мәчет төзү - яңа оешкан Россия мөселманнары дини шурасы каршында торган максатларның берсе.

“Без Мәскәүдә зур мәчет төзү турында мәсьәләне кузгалттык. Бу сорау бер дә көн кадагыннан төшкәне юк. Мәскәү мэриясе белән даими рәвештә сөйләшүләр алып барабыз. Инде гыйнвар аенда ук әлеге мәсьәлә буенча кайбер чишелешләр булыр”, - дип фаразлады Әлбир Крганов.

Әлегә җир бүлеп бирү буенча консультацияләр үткәрелә.

Моннан тыш,  дини шура рәисе әлеге оешма өчен Мәскәү мэриясе тарафыннан бина бүлеп бирелүен һәм анда татар иҗтимагый оешмасы формалашуын, аңа 200 ләп татар кешесе  керүен, алар белән бергә җомга намазлары уздырылуын билгеләп үтте. Моннан тыш, яшьләр һәм хатын-кызлар өчен аерым оешмалар булдырылган.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100