news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәскәүдә татар шигъриятен яратучылар җыелачак

«Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын» дип аталган кичә TatarIn НИУ ВШЭ Татар яшьләре клубында үтә.

(Казан, 18 май, «Татар-информ»). Бүген Мәскәү татарлары татар поэзиясе кичәсенә җыелачак. «Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын» дип аталган кичә TatarIn НИУ ВШЭ Татар яшьләре клубында үтә, дип хәбәр итә tatyashlare.ru сайты.

Кичә ике өлештән - татар шигърияте турында хикәя-презентация, шигырь һәм проза әсәрләре укучылар чыгышыннан торачак.

Шигърият кичәсе 18.30 сәгатьтә башлана. Керү ирекле.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot