news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Мәскәүдә Татар мәдәнияте көннәренең йомгаклау концертында кемнәр катнашуы мәгълүм
Башкалада Татар мәдәнияте көннәре иртәгә, ягъни 17 августта тәмамланачак.
Скопировать ссылку
(Казан, 16 август, "Татар-информ"). Мәскәүдә Татар мәдәнияте көннәрен тәмамлаячак Гала-концертта Римма Ибраһимова, Алсу, Филүс Каһиров һәм башка артистлар катнашуы көтелә. Бу хакта Татарстанның Россия Федерациясендә Тулы вәкаләтле вәкиллеге хәбәр итә.
Йомгаклау концертында шулай ук яшь артистлар Зәринә Вильданова, Илгиз Зәкиев, Альберт Җәлилов, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры труппасы, Татарстан Республикасы Камералы хоры һ.б. катнашуы көтелә.
Чара Россия халыклары арасында дуслык, үзара аңлашу, хөрмәтне, төбәкара социаль-икътисади һәм мәдәни багланышларны чагылдыруга юнәлдерелгән.
Башкалада Татар мәдәнияте көннәре иртәгә, ягъни 17 августта тәмамланачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot