news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәскәүдә Татар мәдәнияте көннәре уза

Фестиваль халык иҗаты байлыгы һәм матурлыгы белән таныштыру, балаларны һәм яшьләрне мәдәни мираска тарту максатыннан үткәрелә.

Мәскәүдә Татар мәдәнияте көннәре уза
Рамиль Гали

(Казан, 7 февраль, «Татар-информ»). 17 февральдә Мәскәү Пионерлар сараенда Татар мәдәнияте көннәре узачак. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Фестивальне Милли иҗтимагый оешма ярдәмендә Мәскәү шәһәренең Милли сәясәт һәм төбәкара элемтәләр департаменты үткәрә.

Фестиваль халык иҗаты байлыгы һәм матурлыгы белән таныштыру, балаларны һәм яшьләрне мәдәни мираска тарту, мәдәниара элемтәне үстерү максатыннан үткәрелә.

Пионерлар сарае фойесында Мәскәүнең Татар милли үзәге музее экспозициясе тәкъдим ителәчәк.

Шулай ук татар эстрадасы катнашында зур концерт оештырылачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot