news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәскәүдә татар һәм башкорт язучыларын искә алдылар

Очрашуны Түбән Новгород татарлары якташлар җәмгыятенең яшь активистлары оештырды.

Мәскәүдә татар һәм башкорт язучыларын искә алдылар
tatar-congress.org

(Казан, 6 март , «Татар-информ»). Мәскәү Татар мәдәни үзәге китапханәсендә XX гасыр татар мәдәният эшлеклеләренең тормыш юлы һәм иҗатына багышланган әдәби-музыкаль кичә узды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Очрашуны Түбән Новгород татарлары якташлар җәмгыятенең яшь активистлары оештырды. Иҗади кичәдә татар һәм башкорт шагыйрьләренең шигырьләре, татар композиторларының әсәрләре, Ярлы Кәрим, Илдар Юзеев, Фәннур Сафин, Әнгам Атнабаев шигырьләре яңгырады.

Катнашучылар рухи мохитта булып, анда һәркем татар лирикасы дөньясына чума алды. Бу хакта социаль челтәрләрдә Мәскәү татарлары автономиясе хәбәр итә.


news_right_1
news_right_2
news_bot