Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Мәскәүдә «Татар кызы» бәйгесенең беренче сайлап алу туры узды
Сайлау критерийлары илнең иң абруйлы татарлары сүзләрен исәпкә алып сайланган, дип оештыручылар.
(Казан, 14 май, "Татар-информ"). Мәскәүдә татар мәдәни үзәгендә “Татар кызы” халыкара бәйгесенең беренче сайлап алу туры булды. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итте.
Кызлар татар телен, үз халкының тарихын һәм мәдәниятен белү дәрәҗәсен, шулай ук иҗади сәләтен һәм аш-суга осталыгын күрсәткән.
Оештыручылар сүзләре буенча, сайлау критерийлары илнең иң абруйлы татарлары фикерләрен исәпкә алып сайланган. "Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе мөфти шәех Равил Гайнетдин хатын-кыз өчен мөһим сыйфат булып, аның рухилыгы тора дип саный. Дәүләт Думасы депутаты, Федераль татар милли мәдәни-мохтарияте җитәкчесе Илдар Гыйльметдинов татар халкы мәдәниятен һәм тарихын белү кирәклегенә басым ясый. Туган телендә иркен аралашу – “Татар кызы” титулы иясе өчен тагын бер мәҗбүри таләп, дип билгели Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев", диелә әлеге хәбәрдә.
“Татар кызы-2018” бәйгесенең Мәскәү этабы Татарстанның Россиядәге тулы вәкаләтле вәкиллеге, Мәскәү татар милли мәдәни мохтарияте, “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы һәм “Рух” продюссерлык үзәге ярдәме белән уздырыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз