news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәүдә "Татар кызы-2019" конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул итәләр

Конкурста Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе территориясендә яшәүче 18-27 яшьлек, татар телен белгән кызлар катнаша ала.

(Казан, 27 март, "Татар-информ"). 25 марттан "Татар кызы-2019" Халыкара матурлык конкурсының төбәк турында катнашу өчен гаризалар җыю башланды. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллегенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Конкурс милли мәдәниятне, татар халкының гореф-гадәтләрен һәм телен торгызу, саклау һәм үстерү, яшь буын вәкилләренә рухи мирасны тапшыру максатыннан үткәрелә.

Анда катнашучыларга берничә сайлап алу сынавы узарга туры киләчәк: кул эшләре бәйгесе, интеллектуаль, кулинария һәм туган якны өйрәнү.

Конкурста Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе территориясендә яшәүче 18-27 яшьлек, татар телен белгән кызлар катнаша ала.

Әлеге этапта җиңүче Ижевскида узачак “Татар кызы” халыкара конкурс финалында катнашачак.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100