news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәүдә "Татар кызы-2019" конкурсы кастингы узды

Финал 23 июнь көнне Мәскәүнең Татар мәдәни үзәгенең тантаналар залында узачак.

Мәскәүдә "Татар кызы-2019" конкурсы кастингы узды
tatarstan.ru

(Казан, 17 апрель, "Татар-информ"). Мәскәүдә "Татар кызы-2019" конкурсы кастингы узды. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллегенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Быел конкурска барлыгы 21 гариза килгән. Конкурсантларның күпчелеге - Мәскәү югары уку йортлары студентлары. Кызлар жюри әгъзалары алдында лаеклы чыгыш ясады, үзләре турында сөйләде, алдан әзерләгән иҗади номерлар күрсәтте.

Кызларны мастер-класслар һәм ярымфинал сайлап алу сынаулары һәм финалга әзерлек көтә. Ул 23 июнь көнне Мәскәүнең Татар мәдәни үзәгенең тантаналар залында узачак.

21 апрель көнне конкурсантлар татар теле һәм әдәбияты, татар халкы тарихы, шулай ук кул эшләре буенча белемнәрен, 27 апрель көнне кулинария сәләтләрен һәм татар биюен биергә осталыкларын күрсәтәчәкләр. Бәйгедә катнашучылар белән хореография, вокал, сәхнә осталыгы һәм татар теле укытучылары эшләячәк.

Җиңүче Мәскәү шәһәренең " Татар кызы-2019" исемен алачак һәм башкаланы Халыкара конкурс финалында тәкъдим итәргә барачак. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100