news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәскәүдә “Татар кызы-2019” бәйгесенең төбәк этабында ике кыз җиңде

Россия башкаласында гүзәл татар кызларын сайладылар.

Мәскәүдә “Татар кызы-2019” бәйгесенең төбәк этабында ике кыз җиңде
tatmsk.tatarstan.ru

(Казан, 29 июнь, “Татар-информ”). Мәскәүнең Татар мәдәнияте үзәгендә “Татар кызы-2019” халыкара матурлык һәм талант бәйгесенең төбәк туры финалы узды. Бәйгедә Мәскәү төбәген тәкъдим итүче ике кыз җиңде. Бу турыда Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Айсылу Мирхафизхан “Мәскәү Татар кызы - 2019 ” дип танылды, ә “Мәскәү өлкәсе татар кызы – 2019” исеменә Рузилә Бикова лаек булды. Чибәр кызлар агымдагы елның сентябрь аенда Ижевскида “Татар кызы-2019” халыкара конкурсында Мәскәү данын яклаячак.

Финалда тугыз кыз катнашты. Өч ай дәвамында йомгаклау этабына әзерләнделәр: биергә өйрәнделәр, татар теле, әдәбияты һәм тарих буенча белемнәрен яңарттылар, кул эшләренә һәм аш-су әзерләргә, оратор сәнгате, вокал, сәхнә сәнгатенә өйрәнделәр. Шулай ук татар чибәре өчен татар үзәге һәм Җәмигъ мәчете буенча экскурсияләр дә уздырылды.

Россиянең атказанган һәм Татарстанның халык артисткасы Наилә Фатыйхова, яшь артистлар, “Татар моңы” конкурсы лауреатлары Гөлнара Яруллина, Камил Фехретдинов һәм Эльвира Рәкыйпова, шулай ук “Ильдан” татар бию ансамбле катнашында концерт программасы узды. Тантананы Зимфира Зәйдуллина һәм Илнур Фәсхетдинов алып барды.

Финалда катнашучылар Илһам Шакиров репертуарыннан җырлар башкардылар, Муса Җәлил шигырьләрен укыды.

Конкурс нәтиҗәләре буенча финалистларның һәркайсы аерым номинациядә җиңүче булды.

news_right_1
news_right_2
news_bot