news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәүдә "Татар кызы-2019" бәйгесе җиңүчеләре ачыкланды

Бәйгедә 9 татар кызы көч сынашып, һәрбер кыз бер номинациягә ия булды.

Мәскәүдә "Татар кызы-2019" бәйгесе җиңүчеләре ачыкланды
tatar-congress.org

(Казан, 25 июнь, “Татар-информ”). Мәскәүдә "Татар кызы-2019" бәйгесе җиңүчеләре ачыкланды. Бәйгенең нәтиҗәләре буенча ике җиңүче игълан ителде: бәйгенең киләсе этабында Мәскәүне — Айсылу Мирхафизхан һәм Мәскәү өлкәсен Рузилә Бикова тәкъдим итәчәк. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

  • Кызлар тумышы белән Татарстаннан: Айсылу — Казан, Рузилә — Яр Чаллы кызы. Айсылу профессиональ хореограф, Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында күп еллар солистка буларак чыгыш ясаган, ә Рузиләгә – җырчы, Мәскәүдә татар чараларында еш катнаша.

Бәйгедә катнашучы кызлар ике айлык әзерлек узган: алар татар телен, тарихын, мәдәниятен, кул эшләрен һәм милли ризыкларны пешерә белү дәрәҗәсен күрсәтте. 

Бәйгедә 9 татар кызы көч сынашып, һәрбер кыз бер номинациягә ия булды.

  • "Иң иҗади татар кызы -2019" (Мәскәү) — Айсылу Мирхафизхан,
  • "Иң мөлаем татар кызы-2019" - Әлфия Гафурова,
  • "Иң нәзәкатьле татар кызы-2019" — Дания Фатыхова,
  • "Милләткә иң тугры татар кызы -2019" — Рузилә Бикова,
  • "Иң шаян татар кызы -2019" — Диләрә Насырова,
  • "Иң тырыш татар кызы — 2019" - Гельяз Мәүлүтова,
  • "Иң зирәк татар кызы -2019" – Илмира Әсхәбетдинова,
  • "Иң нурлы Татар кызы -2019" — Эльмира Таҗиева,
  • "Иң илһамлы татар кызы -2019" — Ямилә Сираҗетдинова.

Интернет тавыш бирү нәтиҗәләре буенча "Халык гүзәле-2019" номинациясенә Ямилә Сираҗетдинова лаек булды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100