news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәүдә татар КВН лигасының беренче уены уза

Уен бүген 17.00 сәгатьтә башлана.

(Казан, 15 октябрь, “Татар-информ”, Алмаз Шиһабетдинов). Бүген – 15 октябрьдә 17:00 сәгатьтә Мәскәүнең татар мәдәни үзәгендә беренче тапкыр Мәскәү татар КВН лигасы уены узачак. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә Мәскәү татар КВН лигасы җитәкчесе Динар Сәлахов хәбәр итте.

“Бездә бүген тарихи вакыйга – Мәскәү Татар КВН лигасының беренче уены уза. Монда якташлыклар, төрле университет укучылары катнаша. Бу уеннан иң көчле юмор осталарын сайлап, Мәскәү татар КВН лигасының җыелма командасын оештырабыз һәм алар белән 21-26 октябрь Казандагы татар лигасында катнашабыз”, – диде Динар Сәлахов.

Мәскәү Татар КВН лигасы җитәкчесе Динар Сәлахов беренче уенда катнашырга теләүчеләр күп булуы турында да әйтте.

“Яшьләр бу уенны өстәмә кызыксыну белән көтеп тора. Монда университетлардан җанатарлар да күп киләчәк. Катнашырга теләгән командалар да күп иде, әмма беренче уен гына булганга тамашачыга аларның барысын да күрсәтә алмыйбыз. Бүгенге уенда 5 команда катнашачак”, – дип сөйләде ул.

КВН Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге һәм Мәскәү шәһәренең татар автономиясе ярдәме белән оештырыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100