news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәскәүдә татар хатын-кызларын намаз укырга өйрәтәчәкләр

Ачык дәресне "Ак калфак" оешмасы вәкилләре уздыра.

(Казан, 29 гыйнвар, “Татар-информ”). 31 гыйнвар көнне Мәскәү Татар мәдәни үзәгендә хатын-кызларны намаз укырга өйрәтәчәкләр. Бу хакта җирле татар хатын-кызларының “Ак алфак” оешмасы хәбәр итә.

Ачык дәресне “Мәдинә” дини музыка ансамбле җитәкчесе Наилә Фатехова уздырачак.

Биредә намаз укуны нидән башларга, намаз уку нәрсә өчен кирәк кебек сорауларга җавап табарга мөмкин булачак.

  • Намаз - Исламның биш баганаларының берсе. Аны һәр мөселман кешесенә көнгә биш тапкыр уку кирәк.

Чарага килгән ханым һәм туташларга намаз вакытында укыла торган догалар язылган буклетларны бүләк итеп бирәчәкәләр.

news_right_1
news_right_2
news_bot